Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил Сәүбанов: «Әлмәттә яшьләр телгә битараф»

Татар теленең бүгенге торышы, киләчәге турында фикерләр төрле. Олырак буын телебезнең киләчәгенә өмет белән караса да, ниндидер бер икеләнү сизелә.

1990 еллардагы милли күтәрелеш чорында ачылган татар гимназиясен тәмамлаган яшьләрнең фикерен беләсе килү теләге мине элекке укучыларым белән очраштырды. Чөнки ул елларда татар гимназиясен тәмамлаучылар бүген инде республикадагы, шәһәребездәге төрле оешмаларда саллы гына урыннарны били. Әйтергә кирәк, татар гимназиясе исеменә тап төшерә торган түгелләр.

Камил Сәүбанов белән телефон аша элемтәгә чыгып, татар теле турында сөйләшергә теләгем барлыгын әйткәч, ул бик шатланып та, шул ук вакытта эчке бер борчылу белән ризалыгын белдерде. Баксаң, Камил әфәндене туган телебезгә булган мөнәсәбәт күптәннән борчый икән. Шуңа да сөйләшүне ул ерактанрак башлады.

- Моннан ике ел элек мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарганда минем бик тә җаным әрнеде, бик борчылдым. Социаль челтәрләрдә бик күп әниләр: «Татар теле безгә кирәкми, ул безнең балаларның аттестатын боза. Татар теле кайда кирәк була ул?» дип яздылар. Шундый фикерләр кечкенә бер төеннән зур йомгакка әйләнде. Бу минем өчен генә түгел, күпләр өчен трагедия иде. Мин хәтта сыйныфташым, «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән (Төхвәтуллина) Сафинага Казанга да шалтыраттым. Без укыганда бит алай түгел иде. Безне, татарча белмәгән балаларны, әти-әниләр татар гимназиясенә бирде. Алар татарча бик яхшы беләләр, тик өйдә русча сөйләшәләр иде. Безгә дә җиңел булмады. Татар теленнән өй эшләре дә катлаулы, иншалар да күп бирелә иде. Без дә, ата-аналар да аны шулай кабул иттек. Берәү дә зарланмады. Без укып чыкканнан соң узган дистә елда ничек шулай үзгәрде соң? Миңа шул аңлашылмый. Сәяси күзлектән карасаң, башка милләтләрнең иреген кысып, берәү дә татар телен генә алга чыгармады, өскә күтәрмәде. Әйе, хәзер һәр елны яңа дәреслек, ниндидер эш дәфтәрләре барлыкка килә. Һәм алар, чыннан да, шактый катлаулы. Эшләр дә күп бирелә. Тик безгә дә татар теленнән эшләр аз бирелмәде. Шулай да татар теле кирәкми дигән уйның башка да килгәне булмады. Кайда өзелде җеп, ник өзелде - шул аңлашылмый. Миңа калса, бүген татар теленнән белем бирү башлангыч сыйныфларда бик үк тигез, дөрес бүленмәгән, ясалма катлауландырылган кебек. Әлбәттә, татар теле факультатив булырга тиеш түгел, ә билгеле бер дәрәҗәдә җиңеләйтеп укытылырга тиеш дип саныйм.

Татар теле мәсьәләсе Президентыбыз тарафыннан кузгатылуы миндә ышаныч-өмет хисләре тудырды, бик шатландым. Җитәкчелек тотынган икән, димәк, ниндидер хәрәкәт булачак. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Татар телен үстерү турында»гы мөрәҗәгатен телевидениедән ишеттем. Димәк, әлеге мәсьәлә шул дәрәҗәдә әһәмиятле ки, аны иң югары трибунадан яңгыратмый мөмкин түгел.

- Ә менә шушы мөрәҗәгать буенча комиссиягә таянып, Әлмәттә нидер эшләп буламы, татар телен гамәлгә куярга мөмкинме?

- Яшьләр турында фикер йөртсәк, Әлмәттә яшьләр бик сүлпән, пошмас, артык борчылмый торган. Мин моны яшьләр белән эшләгәнлектән беләм. Бу тел мәсьәләсендә дә шулай. Алар телгә битараф. Казан, Чаллы, Түбән Кама урамнарында, кафеларда матур итеп саф татарча, әдәби телдә үзара аралашкан замана егетләрен, кызларны еш очратырга була. Алар өчен бу норма, бу табигый. Бездә юк. Юкса бездә дә шундый ук укымышлы, заманча фикер йөртә торган яшьләр. Шәһәребез матур, заманча, яшьләр өчен бөтен уңайлыклар, бөтен мөмкинлекләр бар. Нинди генә кунак килсә дә, йөзебез кызарырлык түгел. Мин шәхсән үзем Әлмәттә яшәвем белән горурланам. Ә туган телебезнең яшьләр өчен аралашу теле булмавына оялам.

- Димәк, бездә матди як алга китсә дә, рухи яктан, туган телебезне популярлаштыру ягыннан ниндидер өзеклек килеп чыккан?

- Әйе. Ләкин бит ул өзеклек килеп чыгарга юл куелмады кебек. Без гимназиядә укыган чордан артка тәгәрәү күзәтелмәде бит. Димәк, нәрсәнедер сизми калганбыз. Өзелгән җепнең очы бик еракта.

- Ә татар телен бүген ничек популяр итәргә? Татар телен белү ул – «круто-текә» булсын өчен нишләргә?

- Республикада Яшьләр парламенты бар. Аны һәр муниципаль районда оештыру турында сүз бара. Миңа калса, яшьләр арасында татар телен пропагандалауны шәһәр хакимияте аша оештырырга кирәк. Милли проектларны шәһәр аша алга чыгарырга. Бәлки ниндидер «Татар китабы сөючеләр» клубы һ.б. оештырырга мөмкиндер. Социаль челтәрләр аша, электрон вариантларда... Ләкин теләгән кешегә боларның барысы да интернетта бар.

- Ә менә бу комиссияләрнең, мөрәҗәгатьләрнең этәргече булыр дип уйлыйсыңмы?

- Булыр. Чөнки әле Президентның кушкан бер эше дә үтәлми калганы юк. Безгә бит күп нәрсәнең тышкы ягы гына күренә. Ул комиссияләрнең, ул мөрәҗәгатьнең эчендә нәрсәләр кайнаганы күпләргә билгеле түгел. Президент бит бик глобаль, бик масштаблы күрә. Югары утыра, еракка карый. Аңлап, ниндидер эшләр башлаганчы, әлеге мөрәҗәгатьтән соң ярты еллап вакыт узар әле. Ул мәктәп программаларына бәлки ниндидер үзгәреш кертү булыр, яки ТНВ каналында ниндидер үзгәреш. Чөнки Татарстан каналын футбол, хоккей һәм «Җырлыйк әле» тапшыруы өчен генә кабызучылар бик күп. Кемдер бөтенләй дә карамый. Чөнки яшьләргә карар әйбер юк. Миннән ике яшькә кечерәкләрнең дә инде кызыксынулары, дөньяга карашлары икенче. Бу хакта яшьләрнең үзләре белән фикерләшергә, аралашырга кирәк. Бездә креатив фикерле, заманча карашлы татар яшьләре юк түгел.

 

Әйе, яшьләрдә ышаныч ныграк. Камил Рөстәм улының да туган телгә карата булган борчылуы да, киләчәккә өмете дә урынлы. Бәлки бөтен нәрсәне алдарак күреп эшли торган «Татнефть» системасында хезмәт кую шундый ышаныч бирәдер. Ни әйтсәң дә, социаль өлкәдә компания башлаган

эшләрнең барысы да тормышка аша тора һәм уңышлы нәтиҗә бирә. Нигә әле нәкъ менә туган телебезне, татар телен «иң-иң», «круто-текә» итү өчен эзлекле гамәли эш кылмаска, сүздән эшкә күчмәскә?! Әлеге компаниянең исемендә үк милләтебез исеме ята бит! Безнең татар телебез кайсы телдән ким әле?! Югалтсак, оныкларыбызга ни диярбез?

«Әллә кем түгел без,

Әмма ким түгел без

Әллә кем булганнардан», - дип җырлыйлар бит.

Ни генә әйтсәң дә, без, татарлар, рус телен дә, татар телебезне дә һәм инглиз телен дә белергә тырышабыз. Ә бит кемнәрдер үз телен белә һәм дә инглиз теле дип тырышкан була. Андыйларга бармак төртеп күрсәтмибез, үзебез генә беләбез. Өч тел белү, ул бит ике генә түгел. Ә менә Камил кебек егетләр туган телендә дә, рус телендә дә һәм инглиз телендә дә шартлатып аралаша. Бәлки татар телебезнең язмышы алар кулындадыр?!

Рәфкать Шаһиев

 

Камил Рөстәм улы Сәүбанов, 33 яшь. Өйләнгән, тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстерәләр. 2004 елда Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясен, 2009 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Бүгенге көндә «Татнефть» ААҖ социаль объектлар идарәсенең персонал белән идарә итү бүлегендә корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү буенча әйдәп баручы белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса