Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаулар якынлаша

intertat.ru хәбәр иткәнчә, 14 октябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә советына депутатлар сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, ил күләмендә кандидатлар саны 40 меңгә җитә.

Инде киләсе атнага ук Россиянең 6 субъектында (Төньяк Осетия, Удмуртия, Краснодар крае, Пенза, Саратов һәм Сахалин өлкәләрендә) - төбәк парламентына, Рязань, Амур, Брянск, Новгород, Белгород өлкәләрендә губернаторларны сайлаулар узачак. Моннан тыш 70ләп төбәктә җирле үзидарә составын яңарту көтелә.

Татарстанда исә муниципаль берәмлекләргә өстәмә сайлаудан тыш дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына да ике бермандатлы сайлау округларыннан - Апас һәм Кукмарадан депутатларга тавыш биреләчәк. Бу элек парламентта эшләгән Вәгыйзь Миңһаҗевнең Россиянең Федерация Советына әгъза булып китүе һәм депутат Туфан Миңнуллинның вафат булуына бәйле.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, муниципаль берәмлекләрдә өстәмә сайлауга әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар календаре инде шактыйдан әзер. Аның нигезендә районнарда агитация эше бара. 14 октябрь көнне үз районында була алмаган кешеләр дә алдан ук "открепительный талон" юнәтә ала. Депутатлар турында мәгълүматны сайлау участокларында һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында карарга мөмкин.

3 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин төбәк сайлауларына кагылышлы закон проектын имзалады. Аның нигезендә 2013 елдан тавыш бирү елга ике тапкыр (март һәм октябрьдә) түгел, ә бары тик бер көнне генә - сентябрьнең икенче якшәмбесендә үтәчәк. Моңа кадәр төрле дәрәҗәдәге сайлауны бер үк көнне уздыру ярамаса, яңа канун бу тыюны бетерә - киләсе елдан бер үк участокта дүрттән артык бюллетень буенча тавыш биреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250