Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлаучыларны бүләк һәм чәй табыны көтә

14 сентябрь бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Электән килгән күркәм традиция буенча сайлаулар бәйрәм чаралары белән үрелеп барачак.

Сайлау участокларында 6.45 сәгатьтә беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләрне, көн дәвамында өлкәннәрне чәй белән сыйлау оештырылачак. 18 яше тулып, тәүге тапкыр әлеге чарада катнашучыларны да һәрвакыттагыча күңелле мизгелләр көтә - аларга истәлекле бүләкләр өләшәчәкләр. Шулай ук бу көнне сайлауларга багышлап, Ленин-Фәхретдин киселешеннән алып Тимирязев урамына кадәрге биләмәдә 8-11 сәгатьләрдә беренче көзге ярминкә узачак. Өлкәннәргә волонтерлар ярдәм күрсәтәчәк һәм аларга продукцияләрен яшәгән урыннарына кадәр бушлай кайтару өчен машиналар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса