Сайлау кампаниясе рекордлар куя
Россия төбәкләрендә үтәчәк сайлаулар берничә рекордлы нәтиҗә күрсәтергә өлгергән инде.
Барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка теркәлгән кандидатлар саны буенча рекорд: 111 мең кандидат теркәлгән. Шулай ук сайлауларда катнашачак партияләр саны буенча да рекорд: 63 сәяси партиядән вәкилләр тавышка куелырга заявка биргән. 14 сентябрьдә илебезнең 84 төбәгендә үтәчәк сайлауларда 50 миллионнан артык Россия гражданы катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа