Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов үз сайлау округында гражданнарны кабул итте

Әлмәт шәһәр Советы депутаты, район башлыгы Тимур Нагуманов үз сайлау округында шәхси сораулар буенча әлмәтлеләрне кабул итте.

Халык белән очрашу кичә «Заря» яшүсмерләр клубында узды.

Бирегә шулай ук торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты, идарәче компания вәкилләре дә чакырылган иде.

Нигездә шәһәр халкы район башлыгына торак-коммуналь өлкәгә  кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Күпләрне ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсе дә кызыксындырды.

Ленин урамындагы 135 нче йортта яшәүчеләр Тимур Нагумановка гомумйорт фондын карап тотуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.  

Шулай ук аларны йортка капиталь ремонт эшләре башкару мәсьәләсе дә борчыган.

Район башлыгы идарәче компаниягә тиешле эшләр башкару буенча гаризалар эшләргә кушты.

Кабул итүгә килгән Зарипов проспекты буенча 11 һәм 7 нче йортларда яшәүчеләр район башлыгына троллейбус линиясен ачуы өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, подъездларны ремонтлау турында сораулар яңгырады. Үтенечләр «Әлмәт» идарәче компаниясенә юлланды, ул якын арада мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә бирде.

фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса