Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Савабы бәяләп бетергесез

Яз җитүгә зиратларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы.

Зиаратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары, якыннары күмелгән. Авылларда апрель ахырларында зиратларны чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әверелгән. Хәзер халыкны җыю да авыр түгел, һәр авылның WhatsAp мессенджерында үз төркемнәре бар. Вакытын, көнен, нинди эш кораллары кирәк булуын шунда хәбәр итәләр, изге эшкә кушылырга чакыралар. Шулай, Яңа Нәдер авылы халкы бу уңайдан бик актив. Биредә узган елдагы өмәдә генә дә  җитмешкә якын кеше катнашкан булган. Алар бердәм булып зират биләмәләрен чүптән, корыган ботаклардан арындырып, тырмалап чыкканнар. Мондый өмә быел да май башларында узачагын хәбәр иттеләр Яңа Нәдер авылы башкарма комитетында.

Югары Мактама авылы халкы зиаратларны быел апрель азакларында чистартырга керешәчәк. Узган елны өмәдә кырыкка якын кеше катнашкан булган. Өмәдә катнашучыларга үзләре белән чүп салыр өчен капчыклар, кечкенә пычкылар, балталар, секаторлар алып килгән булганнар.

Елховой авылының зираты районда иң чиста, иң каралган изге урыннарның берсе санала. Зират биләмәләрен төзекләндерү буенча гына да биредә бик зур эшләр башкарылган. Биләмәләрне корыган агачлардан арындырып, кран кулланып төпләрен тамырлары белән алып чистарту кебек масштаблы эш гамәлгә ашырылган.

- Ел да язгы чорда өмәләр оештырабыз. Безнең өмәләр өч көн дәвам итә - җомга көнне авыл халкы белән чистарту эшләренә чыксак, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә туган җирләренә шәһәрдән кайтканнар ярдәмгә килә. Зиратны койма белән әйләндереп алуда Шамил абый Динмөхәмәтов зур ярдәм күрсәтте, техника белән тәэмин ителештә һәм, гомумән, нинди генә сорау булмасын, депутат Петр Буралов булышып килде. Юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча да саллы гына эш башкарылды. Зираттагы агач-куакларны ел саен кисеп, чистартып торабыз. Язын чистартмасак, алар җәен котырып үсеп китәчәк һәм кабат кабер өсләрен басачак. Әлегә җир юеш булганлыктан, техника кертми торабыз, чөнки биләмәләр таптала. Бераз көтәбез әле - җирләр кипшенсен, алай эшләргә дә уңайлырак була. Авылыбызның өлкән кешеләре дә шулай фикерли, - диде Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.  

Чыннан да, бер уйлап карасаң, каберлекләрне чистартуга бер-ике сәгать вакыт җитәдер, ә савабы бәяләп бетергесез. Мәчеткә йөрүче авыл агайлары нәкъ менә шулай фикер йөртә. Аксакалларның әйткәннәрен күз уңында тотып, мәрхүм якыннарыбыз яткан изге урыннарны тәртипкә китерүгә барыбыз да бердәм булып кушылыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса