Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сатуның да тәртибе бар

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт теөбәк органы хезмәткәрләре "Город пива" кибетендә сыраны тыелган вакытта сату фактын ачыклады.

Мәгълүм булганча, закон нигезендә исерткеч эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела. Моның өчен юридик затларга 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр, сатучыларга 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый хәл кабатланган очракта алкогольле продукция сату лицензиясе алынырга да мөмкин.
Исерткеч эчемлекләрне тыелган вакытта сату, шулай ук лицензиясез сату, Казахстан Республикасыннан кайткан аракы һәм коньяк сату, срогы чыккан товарлар сату очраклары турында Әлмәт территориаль органының "кайнар линия"сенә 22-21-66 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса