Сатучыны бәйләп, 6000 сум акча урлаучыларны тотканнар
Полиция хезмәткәрләре ниһаять, каракларны тоткарлаган.
Алар 37 яшьлек Бута авылы, һәм 38 яшьлек Бөгелмә кешеләре булып чыккан. 11 февраль көнне көпә-көндез Дорожная урамындагы бер кибеткә кулларына пычак тоткан, битлек кигән кешеләр кереп, 28 яшьлек сатучыга янап, бәйләп куя. Киштәдән алар берничә шешә исерткеч эчемлек, тәмәке һәм акча урлый. Зыян 14 мең сумлык дип бәяләнә. Тикшерүчеләр бу уңайдан җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа