Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сандугач сайрар илем» иң талантлыларны җыйды

Кышның зәмһәрир суык көне, ташып чыгар дәрәҗәгә җиткән дәртле-ялкынлы кайнар хис-тойгылар, җылы каршы алулары...

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» фонды канаты астында үтә торган балалар иҗаты төбәк фестиваленең унҗиденчесе - «ТНГ-Групп» ҖЧҖнең «Сосновка» сәламәтләндерү лагеренда старт алганы сигез дистә бала һәм аларның педагоглары күңелендә әнә шундый булып сакланып калыр.

Компаниянең нефть-газ чыгару идарәләре өчен яшь талантларны үз лагерьларында кабул итү инде 2003 елдан бирле бәйрәм буларак үткәрелеп килсә, геофизикларга әле бу хокук тәүге тапкыр гына эләкте.

«Татнефть»нең профком рәисе Гомәр Яруллин билгеләп үткәнчә, җир асты байлыкларына беренчеләрдән булып юл салучылар - геологлар, разведчиклар. Шуңа да быелгы фестивальнең нәкъ менә Татарстан геофизиклары биләмәләрендә старт алуы гаҗәп түгел. Иҗат марафонында катнашучыларны сәламләп, ул нефтьчеләрнең мондый проектларны инвестицияләү аша киләчәк турында кайгыртуларын ассызыклады.

Бөгелмә җире быел Татарстанның нефть төбәгендәге 17 шәһәр һәм бистәсеннән сиксән яшь башкаручыны үзенә җыйды. Катнашучылар саны елдан-ел артып кына калмый, география дә һаман киңәя бара. «Рухият» фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, фестиваль көннән-көн популярлаша бара һәм анда катнашырга теләүчеләрнең иге-чиге юк. Быел беренче тапкыр Яңа Чишмә районы вәкилләре дә килгән. Билгеле булганча, әлеге муниципаль район җирлегендә «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе объектлары урнашкан.

«ТНГ-Групп»ның профком рәисе Шамил Мәһдиев, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина һәм «Рухият» фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова фестивальгә килүче балаларны сәламләп, аларга иң изге теләкләрен юлладылар. Ә жюри рәисе - Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина яшь талантларны җыр аша сәламләде.

Сиксән яшь ялгыз башкаручы арасыннан иң яхшыларын, иң лаеклыларын сайлап алу җиңелләрдән түгел. Ләкин жюри һәрвакытта да бу вазифаны җиренә җиткереп үтәп килә. Ни генә дисәң дә, бу юлы да аның составында консерватория профессоры җитәкчелегендә үз эшенең чын осталары, төбәгебездәге ике музыка көллиятенең тәҗрибәле мөгаллимнәре бит. Түбән Кама педагогия көллияте укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Конинның фестивальдә беренче ел гына эшләве түгел. Ә Әлмәт музыка көллиятенең вокал бүлеге мөдире Әлфия Нургалиева исә «Сандугач сайрар илем»дә жюри әгъзасы буларак тәүге тапкыр гына катнашса да, аның да иңнәрендә укучылар белән эшләү тәҗрибәсе җитәрлек.

Ярыш конкурсантлары дүрт яшь төркемендә ярышты. Жюри фикеренчә, быел педагоглар костюмнарга һәм репертуарга кагылышлы узган еллардагы тәнкыйть замечаниеләрен искә алганнар. Икенче кече һәм урта төркемнәр вәкилләре аеруча көчле булып чыкты. Ә менә өлкәнрәкләр - 16-18 яшьлекләр, киресенчә, аларның өметләрен бөтенләй үк аклап бетермәде. Быелгы фестивальнең төп аерымлыгы шунда, бер генә бала да «Катнашучы дипломы»на гына ия булып калмады. Сигез бала дипломант булды, ягъни призлы урынга чак кына тартып җиткерә алмады. 33 башкаручы өченче дәрәҗә, 28 е икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Ә беренче дәрәҗә лауреатларның саны төп-төгәл 12 булды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шәһәребезнең Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр елдан-ел зур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Быел Дамир Нуретдинов, Искәндәр Хамурзин, Роберт Низамов, Газинур Абзалов беренче урынга лаек булдылар. Бөгелмәлеләр Ильяс Минһаҗев, Софья Филатова, Лена Зиятовага да үз җирлекләрендә чыгыш ясау ярдәм итми калмады булса кирәк. Шулай ук Арина Евдокимова (Нурлат), Элина Абдуллина белән Диләрә Кәлимуллина (Җәлил), Надия Имаева (Урыссу) белән Арина Тупикова да (Түбән Кама) беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

«Оештыручылар шуның кадәр тату, дустанә, җанга илаһи рәхәтлек иңдерә торган атмосфера, шундый яхшы шартлар тудыра алганнар. Катнашучыларга да, аларның педагогларына карата да шуның кадәр хөрмәтчел мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт аларга. Балаларның рухи үсешенә һәм рухи яктан баюына зур игътибар бирүче «Татнефть» ААҖ җитәкчелегенә аеруча зур рәхмәт белдерәсе килә». Бу язма конкурс үткәннең икенче көнендә Яңа Чишмә районы порталында күренде. Курыкмыйча әйтергә була, әлеге сүзләр астында сиксән бала да һәм шулай ук аларның остазлары да һичсүзсез кул куяр иде. Чыннан да, кышның ачы суыкларына карамастан, иҗат бәйрәме үзгә бер җылылык белән, искиткеч матур узды. Балалар бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗат дәрте алып, күпсанлы бүләкләргә шатланышып таралыштылар. Хуҗалар әзерләп куйган чаңгы-тимераякларга гына игътибар итүче булмады - бу салкында беркемнең дә саф һавада шуасы килмәде. Шулай да «Сосновка»да әлеге очрашу соңгысы булмас дип ышанасы килә.

Наилә ГАНИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250