Самолетка очышын бүләргә туры килгән
Төркия авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә очуын туктатып, төшеп утырырга мәҗбүр булган.
Төркиянең Turkish Airlines авиакомпаниясенә караган Airbus A330 самолеты Нью-Йорктан Истанбулга оча торган булган. Шартлау куркынычы турында хәбәр ителгәч, самолет Галифакс шәһәре аэропортына төшеп утырган. Пассажирлар зыян күрмәгән, дип яза "Газета. ru".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа