Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самара һәм Сарытаудан Казанга авиарейслар тоткарлана

Рейслар, Казанда буран булу сәбәпле, тоткарлана.

Самарадан һәм Сарытаудан Казанга авиарейслар тоткарлана.

Шулай итеп, «Оренбуржье» авиакомпаниясе самолеты Казанга 9.25 сәгатьтә төшәргә тиеш иде, әмма рейсны 13.00 сәгатькә кадәр кичектерделәр. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Казан" Халыкара аэропортының диспетчерлык хезмәтендә белдерүләренчә, Казанда буран булу сәбәпле, борт Татарстан башкаласына оча алмый.
Шул ук борт аннары 10.05 сәгатьтә Казаннан Кировка китәргә тиеш иде, хәзер 15.00 сәгатьтә генә рейска чыгачак.
Шулай ук Сарытаудан Казанга да рейс тоткарлана. Dexter авиакомпаниясе самолеты 10.45 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына төшәргә тиеш иде, әмма начар метеошартлар булу сәбәпле, рейс 11.00 сәгатькә кадәр кичектерелде.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса