Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самара өлкәсе хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ хезмәттәшлекне үстерәләр

Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушин һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов хезмәттәшлекне үстерү турында өстәмә килешүне имзаладылар.


Самара өлкәсе хөкүмәте һәм "Татнефть" ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү 2008 елның 7 августында 5 елга төзелгән иде. Өстәмә килешү Компания белән регион хөкүмәте арасындага үзара файдалы партнерлыкны алга таба үстерү максаты белән имзаланды.

Документта каралганча, "Татнефть" компаниясе 2014 елда Самара өлкәсе территориясендә нефтьне тотрыклы чыгаруны һәм углеводород чималы запасларын арттыруны тәэмин итә.

Яклар шулай ук нефть газын рациональ файдалануга һәм аның файдаланылуын 95%тан ким булмаган дәрәҗәдә тотуга юнәлдерелгән йөкләмәләрен беркеттеләр.

Документта эшләүчеләрнең социаль гарантияләре һәм мәшгульлеге, ирекле медицина иминияте программасын файдалануны алга таба тәэмин итү, региональ спорт һәм мәдәният проектларын гамәлгә ашыру бурычлары билгеләнде.

Самара өлкәсе хөкүмәте үз чиратында федераль һәм региональ законнар белән билгеләнгән чикләрдә компаниянең өлкә территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция эшчәнлегенә булышлык итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250