Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнарны вакытында түләмәү – җинаять

Билгеле булганча, салым җинаятьләрен ачу белән дә шөгыльләнүче бүлекчә агымдагы елдан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге бүлегенә кушылды.

Әлеге бүлек начальнигының салым җинаятьләре буенча урынбасары В.Н.Завялов әйтүенчә, узган ел бүлекчә тарафыннан 35 тән артык җинаять ачыкланган. Шуның 17 се салым белән бәйле. Кайтарылган матди зыян 60 миллион сумнан артык тәшкил итә. Һәркем аңлый торгандыр, төрле дәрәҗәдәге бюджетларның тулыланып торуы, бу инде үз чиратында эш хакларын, пенсияләр, дотацияләр, төрле социаль пособиеләр түләүдә тотрыклылык дигән дә сүз, салымнарның үзвакытында һәм тулы күләмдә җыелуына бәйле.

- Әмма салым түләүчеләрнең моны аңлыйсы килми, - диде Владимир Николаевич әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклап. - Эшмәкәрләр икътисадтагы кризиска сылтап, алган керемнәрен чыгымнарны арттырып күрсәтү юлы белән яшерергә тырышалар. Нәтиҗәдә илебезнең бюджеты зыян күрә, ул җәмгыять тормышында да чагылыш таба, дәүләтнең икътисади куркынычсызлыгына яный.

Салым маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылып торыла. Мисал өчен, 2011 елның августында калабыздагы бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорына карата Әлмәт шәһәр суды карары үз көченә керә. Әлеге җитәкче 2008 елда, имеш, 22368535,37 сумлык салым чигерүләренә нигезсез хокук бирүче субподряд хезмәтләре күрсәткән өчен, фиктив килешүләр төзү юлы белән салым түләүдән кача. Белә торып аноним билгеләре булган оешмаларның реквизитларыннан һәм мөһерләреннән файдалана. ТР Арбитраж суды салым органының салым суммасын өстәп исәпләвен законлы карар дип таный. Әлмәт шәһәр суды бер елга сынау шарты белән ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында җәза билгели.

В.Н.Завялов икътисади җинаятьләрне ачуларын да билгеләп үтте. Узган елның август аенда Бөгелмә шәһәр суды карары белән гражданин "Н" шулай ук җинаять кылуда гаепле дип табылган. Ул шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Оешма җитәкчесе буларак, "Н" ягулык-майлау материалларын һәм минераль ашламалар поставкалауга үтәлмәгән килешү буенча кредит процентын түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга алдашу, ышанычтан явызларча файдалану һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ялган белешмәләр бирү юлы белән 1133386 сумлык субсидия алган була. Әмма без капчыкта ятмый.

- Җинаятьләрне профилактикалау эшенә дә зур урын бирелә, - диде Владимир Завялов. - РФ ФНСның ТР буенча 16 һәм 17 нче МРИ белән яхшы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Салым органы соравы буенча күчмә салым тикшерүләрендә дә катнашабыз. Атна саен уздырыла торган киңәшмәләрдә бергәләшеп эшләү нәтиҗәләренә анализ ясала, бюджетның керем өлешен тулыландыру өчен салым түләүчеләр белән алып барудагы актуаль сораулар күтәрелә. Салым өлкәсендәге җинаятьләр икътисадка зыян китерсә дә, кайберәүләр моны зур җинаять дип санамый, җәмгыятьтә салым закончалыгын бозучыларга карата тискәре мөнәсәбәт юк. Мин җәмәгатьчелекне җинаятьчелеккә һәм башка хокук тәртибен бозуларга каршы процессларда катнашуга актив җәлеп итәргә кирәк дип саныйм. Җинаятькә каршы көч һәм власть кешеләрнең теләктәшлеге белән ныгытылганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булачак.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250