Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым кодексына салым түләүчеләр өчен кулай үзгәреш кертмәкчеләр

Хөкүмәт Дәүләт Думасына Салым кодексына төзәтмәләр турында проект керткән инде.

Закон кабул ителә калса, хезмәткәрләрнең салым чигерүләре алу процессы шактый гадиләшәчәк. Билгеле булганча, Салым кодексында кешеләргә медицина һәм белем алу белән бәйле хезмәтләргә тоткан акчалары өчен салым чигерүләре алу мөмкинлеге күздә тотылган. Тик бу процедураның шактый ук катлаулы булуы сәбәпле, бу мөмкинлекне файдаланучылар күп түгел. Салым чигерүе алу өчен чеклар җыярга, мөстәкыйль рәвештә декларация тапшырырга туры килә. Хәзер бу процессны эш бирүчеләр җилкәсенә аудармакчылар. Хезмәткәрләр эш урынында гариза гына яза. Бөтен документларны бухгалтерия тутырачак.

ЧИТАЙТЕ ТАКЖЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса