Салкын тисә, Җәвит нишли?
"Аның ике дәвасы бар," - ди Татарстанның халык артисты, якташыбыз Җәвит Шакиров.
"Туган якларда оештырылган концертларда, башка мәдәни чараларда аеруча теләп катнашабыз, - ди Җәвит. - Еш кайтабыз, рәхәтләнеп йөрибез. Яңа гына Уфадан Казанга кайтып төштек. Төштек тә икебез дә урынга яттык - ОРВИ, шайтан алгыры! Нишлисең, инфекция чоры. Аны дәваласаң, җиде көндә тулысынча аякка басасың, дәваламасаң - бер атнадан. Шуңа әллә нинди дарулар эзләп маташмыйбыз, ике дәваны бәәәк актив кулланабыз: берсе - Чакмагыш болыннарында үскән мәтрүшкәдән чәй, икенчесе - туган авылның "нечкә билләре" җыйган бал".
Туган яклардан кайнар сәлам дә юллыйбыз, монысы сезгә өченче дәва, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа