Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллионнан артык кеше тамаша кылган

Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Мондый зур масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде.

Әлеге проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Беренче  булып Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп ирешкән. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укыган. Салават Фәтхетдинов сорауларга үзенчәлекле  җавап кайтарган

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде. Салават Фәтхетдиновны бер үк вакытта Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләре дә карады

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Шуңа  бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига барлыкка килде.

Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?!

Фото:Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса