Әлмәт таңнары

Сак булыгыз: велосипедларны урлыйлар

Ике тәгәрмәчле тимер атларны үз итүчеләргә җәй көне сак булырга киңәш ителә.

Чөнки Казанда гына да ел башыннан 200 велосипедны урлап киткәннәр.

Узган атнада исә башкалада 20 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Ә узган айда барлыгы 45 ике тәгәрмәчлене урлап качканнар. Килгән зыян барлыгы 500 мең сумлык дип исәпләнә.

Әлмәттә дә андый очраклар шактый. Гадәттә подъезд төпләреннән һәм сакланылмаган мәйданчыклардан урлап китәләр икән. Әлмәттә аеруча яшүсмерләр арасында урлаучылар шактый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: