Әлмәт таңнары

Сак булыгыз: ут!

Узган тәүлектә Татарстан янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Шуларның 3 тапкыры чүп-чар сүндерергә, 24 очракта ялган чакырулар буенча.
Узган тәүлектә республикада 10 янгын булган, шуларның 5 торак секторда. Янгынга китереп чыгарган сәбәпләргә килгәндә, белгечләр электр приборларын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләр бозылу, ут белән саксыз эш итүне атый.
Әлбәттә, янгын үзеннән-үзе чыкмый, күпчелек очракта моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Әлмәтнең 27 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илгиз Әхмәтов белән әңгәмә шул хакта барды.
- Янгын ничек булганда да куркыныч инде. Күпфатирлы йортларда килеп чыккан янгын белән көрәш бигрәк тә. Утны сүндерергә ашыкканда һәр минуты кадерле. Ә ишегалларына өсте-өстенә куелган автомобильләр коткару хезмәтләренә килеп туктарга кыенлык тудыра. Ә бит зур габаритлы махсус автомобильләр килеп туктар өчен дә, борылыр өчен дә урыннар калдырылырга тиеш, - ди ул янгын сүндерүчеләрнең көндәлек хезмәтләре хакында сөйләгәндә.
Җитәкче фикеренчә, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләүгә шулай ук баскыч мәйданчыкларында, холларда тора торган җиһазлар, бала бишеге һәм велосипедлар да комачаулык тудыра.
Алдагысын бер Алла гына белә ди халык. Шуңа күрә торак биналарда янгын хакында белдерә торган, янгын сүндерү һәм рукавларны салкын су кранына тоташтыру җайланмалары булырга тиеш.
- Кыш көне җылыткыч приборлар кулланганда аерата игътибарлы булыгыз. Кышын чыга торган янгыннарда күпчелек очракта шуларның төзек булвавы яки алар белән дөрес файдаланмау гаепле. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча морҗалар да һәрдаим чистартылып торырга тиеш.
Янгын була калса һәркем гади генә кагыйдәләрне истә калдырырга һәм алар кушканча хәрәкәт итәргә тиеш. Беренчедән, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлсен. Моның өчен электр приборларын сүндереп йөрүне гадәткә салыгыз. Янгын чыккан очракта тыныч калырга тырышыгыз һәм "112" телефоны буенча коткаручыларны чакырыгыз. Ишек-тәрәзәләрне ябып, янгын булган бүлмәдән чыгарга ашыгыгыз. Күпкатлы биналарда булса, лифт белән куллану тыела, - ди бүлек начальнигы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: