Әлмәт таңнары

Сак булыгыз: талпаннар һөҗүм итә

Талпаннар кабат активлаша төште.

Реклама

Республикада үткән атнада 132 кешегә талпан кадалган. Аларның 22 се балалар. Бу аннан алдагы атнага караганда 83,3 процентка артыграк. Сезон башыннан алганда талпан кадалуның 3722 очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе. Әлеге сан 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 48 процентка артыграк. Быел балаларга 920, узган ел исә 657 талпан кадалган булган. Кешеләрдән алып тикшерелгән талпаннарның 45 ендә энцефалит булуы ачыкланган. Әлмәттә дә дүрт талпан энцефалитлы булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: