Реклама
Ел башыннан Әлмәттә барлыгы 12 машинаны урлап киткәннәр, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.
Март аенда 6 әлмәтле машина урлау буенча гариза язган. Машиналарда сигнализация бармы-юкмы - бурларга монысы мөһим түгел. Күп очракта үзебездә чыккан машиналарны урлап китәләр икән. Узган елны Әлмәттә барлыгы 70 машина урланган булган. Берничә каракның эзенә төшә алганнар. Күп очракта машиналарны табу авыр, дип белдерә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа