Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй Салкын Аланда да узды

Салкын Алан - районыбызның күркәм һәм бай тарихлы авылларының берсе.

Биредә 12 нче июнь көнне Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Салкын Алан халкын, бәйрәмгә килгән кунакларны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар җыелды. Салкын Алан авылына быел 90 ел тула. Әлеге дата чын мәгънәсендә истәлекле. Шуны истә тотып, хуҗалыкның алдынгы хезмәтчәннәре белән берлектә авылның аксакалларына да бүләкләр тапшырылды.

Авылда бик тырыш халык яши. Елдан-ел Салкын Алан төзекләнә, яңа йортларның калкып чыгуы ата-баба нигезен буш калдырмау, аны кабаттан яңарту, дигәнне аңлата. Авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерүдә «Җәлилнефть» идарәсенең куйган тырышлыгы бәяләп бетергесез зур булуын билгеләп узмый мөмкин түгел.

Мәҗит Салихов Сабантуй бәйрәмен ачып, Салкын Алан халкын авылның 90 еллыгы белән дә кайнар котлады, хезмәт ияләренә исәнлек-саулык теләде. Урып-җыю эшләренең районда уңышлы тәмамлануын әйтте, җиргә күпләп яңгыр иңүен теләде һәм бәйрәм уңаеннан Новоникольск авыл җирлеге башлыгына һәм алдынгы хезмәтчәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Малик Каюмов үзенең котлавында авыл халкының һәм нефтьчеләрнең тыгыз хезмәттәшлегенә тукталды. «Сосновка» җәмгыяте җитәкчесе Расих Гайнетдинов һәм Новоникольск авыл җирлеге башлыгы Хәлил Дәүләтгәрәев авыл хезмәтчәннәренә һәм хуҗалык алдынгыларына рәхмәтләрен белдерделәр.

Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, Салкын Алан озак яшәүчеләре белән дә дан тота. Кадерниса апа Шәфыйгуллина - шуларның берсе. Шушы көннәрдә аңа 108 яшь тула. Аны котларга Мәҗит Салихов үзе килде. Кадерниса апа район башлыгына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерде, дога укыды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә игътибардан читтә калмады. Балачактан инвалид Фәйрүзә Әхмәдиевага Мәҗит Салихов бәйрәм бүләге тапшырды.

Сабантуй авылда гөрләп дәвам итте. Милли көрәшне һәркем игътибар белән күзәтте. Абсолют батыр исеменә Ильяс Галимов лаек булды. Аңа тәкә һәм машина ачкычлары тапшырылды.

Сабнтуйда концерт программасы да бик яхшы оештырылган иде. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина һәм башка талантлы артистларның чыгышлары алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса