Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрвакыт булсын әни!

Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә шул исем астында Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Чарада һәрбер сыйныф үзләренең иң матур концерт номерларын әзерләгән иде.

Ут йөретеп биюче башлангыч сыйныф укучылары да, "флешмоб" оештырган югары сыйныфлар да бәйрәмгә чакырылган әниләрнең күңелен күрергә тырышты. Шулай булмыйча, Әни бит ул - тәмле ашлар пешерүче, кирәк вакытта үссендереп, кайчакта ачуланып тәртипкә өйрәтүче, нарасые ничә яшьтә булса да, аның өчен борчылып, аны гына кайгыртып, баласы өчен һәрвакыт утка-суга керүче дөньяда бердәнбер.

- Әни булу - олы бәхет. Аны барыбыз да аңлый. Безгә балаларыгызны ышанып тапшырып, уку-укыту процессында сез безнең өчен ярдәмчебез дә, - диде мәктәп директоры Рәсимә Фәрдиева тантанага җыелган әниләр һәм әбиләрне сәламләп. - Барыгызга да исәнлек-саулык, тормышыгызда күбрәк шатлыклар телим, - дип бәйрәм котлауларын җиткерде ул.

Беренче сыйныфтан ук оста конферансье булырга тәрбияләнүче 5В сыйныф укучылары олыларча җитдилек белән һәрбер чыгышны әниләргә тәкъдим итә торды, сәхнәгә чыгучы укучылар, бию булсынмы ул, җырмы, нәфис сүзме - һәммәсен җиренәҗиткереп бүләк ияләренә юллый торды. Шулай итеп, бер дәрескә сузылган концерт программасы "эх!" дигәнче узды да китте. Ә күңелдә балалар өчен горурлык, күзләрдә - шатлык яшьләре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса