Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рус Акташы мәктәбендә “Юл һәм без” акциясе үтте

Салкын кыштан соң кояш җылыта башлауга балалар урамга ашыга. Юлда йөрү тәҗрибәләре җитеп бетмәгәнлектән, аларның хәвефкә тару ихтималы арта.

Шуны күз уңында тотып, Рус Акташы мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен "Юлда балалар" дигән чара оештырылды, балаларга мәгълүмати язмалар таратылды. Шулай ук балаларны юл-транспорт хәвефеннән саклау максатыннан полиция вәкилләре белән берлектә яшь инспекторлар отряды "Юл һәм без" акциянә чыкты. Балалар "Тизлекне чикләү", "Сак булыгыз, балалар", "Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны" кебек юл билгеләрен машина йөртүчеләрнең исләренә төшерде һәм истәлек-белешмәлек таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса