Руль артында йокыга киткән
18 июль көнне Яшел Үзән районында "Фольксваген" машинасы каршы як полосага чыгып, "Мерседес" белән бәрелешә.
Ир белән хатын, аларның олы балалары hәлак була. Аларның автокреслода утырган кечкенә кызлары авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Машина йөртүченең йокыга китүе-hәлакәтнең төп сәбәбе. Чебоксарда яшәүче гаилә чит илдән ял итеп, аэропорттан кайткан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа