Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” XVII балалар иҗаты фестивале тәмамланды

Язгы җылы апрель аеның беренче шимбәсендә "Нефтьче" Мәдәният сараенда искиткеч матур һәм якты бәйрәм концерты белән "Рухият" рухи яңарыш фондының "Сандугач сайрар илем" XVII балалар иҗаты фестивале тәмамланды.

Быел ул Мәдәният елы кысаларында узды.

"Татнефть" компаниясе унҗиденче ел нефть төбәгенең яшь талант ияләренә сәнгать иленә юл ярырга зур мөмкинлекләр ачты, быелгы чыгарылыш фестиваль тарихына матур сәхифә булып теркәлде. Әлеге фестиваль шушы дәвер эчендә күпме бала өчен иҗат мәктәбенә әйләнде. Компания структур бүлекчәләренең иң яхшы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае кебек дәрәҗәле сәнгать учаклары сәхнәләрендә чыгыш ясаган егет-кызларга мәктәп елларыннан ук иҗат әһелләре белән очрашу, мастер-класс сәгатьләрендә катнашу бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗат итү дәрте бирә. Гала-концерт исә Мәдәният сарае бусагасын атлап кергән һәркемне: кечкенә артистларны да, тамашачыларны да сандугач иленә алып китте. Һәр тарафтагы бәйрәм рухы, әкият геройларының кунакларны сәламләп, изге теләкләр белән каршы алулары ямь өстенә ямь булды.

- Сәләтле балалар белән эшләүгә компаниядә зур урын бирелә. "Рухият" һәм "Сәләтле балалар" фондлары үсеп килүче буынны сәнгатькә, фәнгә тартуда этәргеч булып тора, - диде "Рухият" рухи яңарыш фонды Советы рәисе, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдиновага, "Сәләтле балалар" фонды комиссиясе рәисе Леокадия Садчиковага рәхмәтен белдерде. - Әлеге гала-концертны күзәтү күңелгә рәхәтлек бирә, чөнки монда "фанера"га җырлаучы юк, бары тик тере тавыш - балалар кечкенәдән үк зур бәйге-фестивальләргә әзер булып үсә.

"Сандугач сайрар илем" бәйгесендә быел нефть төбәгендә урнашкан 18 шәһәр һәм районның уку йортлары вәкилләре катнашты. Фестиваль тарихында беренче тапкыр Яңа Чишмәдән килгән вокаль ансамбль дә чыгыш ясады. Ә иң күп призлы урынга әлмәтлеләр лаек булды.

- "Татнефть"нең сәнгатьне, мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бәһалап бетергесез, - дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.

Ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында конкурсантларга бәйгедә катнашу һәм буш вакытларын файдалы, күңелле уздыра алсын өчен шартлар тудырган өчен бәйрәмдә идарә җитәкчеләренә, профсоюз комитетлары рәисләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. "ТНГ-Групп" җәмгыяте, "Җәлилнефть", "Лениногорскнефть" идарәләре һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае коллективларына "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сүз уңаеннан, 10 елдан артык фестиваль режиссеры булып чыгыш ясавы өчен "Нефтьче" директоры урынбасары Лидия Чекованы оештыручылар аерым билгеләп узды.

XVII фестиваль яңадан-яңа талантлар белән таң калдырды. Тәҗрибәле чыгыш ясаучылар үзенчәлекле концерт номерлары белән әсир итсә, яңа иҗат төркемнәре чын ачыш булды. Гран-при ияләре исемлеге быел вокаль ансамбль белән баеды - Азнакайның "Юлдаш" төркеме егетләренең "Йөр син безнең урамнарда" җырын өздереп башкарулары жюри әгъзаларын битараф калдырмаган.

Гала-концерт сәхнә белән генә чикләнмәде. Антракт вакытында "Клепа" иҗат студиясе вәкилләре балалар өчен кызыклы уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырды, фестиваль лауреатлары "Лель" ансамбле (Зәй) халык җырларыннан попурри белән хәйран итте. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге көн дуслык һәм татулык бәйрәмен хәтерләтте.

Быелгы фестиваль тәмам, әмма концертлар әле алда да дәвам итә - яшь йолдызчыклар нефтьчеләр башкаласыннан Казанга юл ала. Алар 21 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясаячак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250