Әлмәт таңнары

Рөстәм Миннеханов Әлмәттә Епархия идарәсе бинасын ачты

Бүген Казан кафедраль соборы ишегалдында Әлмәт һәм Бөгелмә Епархиясенең административ бинасы ачылды.

Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты.

Реклама

- Безнең иң зур казанышыбыз - республикадагы тынычлык һәм бердәмлек. Һәр кешегә үз динендә гыйбадәт кылу, үз телендә сөйләшү мөмкинлеге бар. Әлмәт моңа ачык мисал. Мәчетләр, православие гыйбадәтханәләре эшли. Рухи үсеш, мәгърифәтчелек өчен бөтен инфраструктура торгызылды, - дип билгеләп үтте чыгышында Рөстәм Миннеханов. Ул әлеге гамәлләрдә дин әһелләренә хәерхаһлы нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Епархия идарәсе төзелешенә дә "Татнефть" компаниясе матди ярдәм күрсәтте. Кайбер чыгыныаклар буенча, объект төзелеше 63 млн сумга төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: