Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миннеханов: “Әлмәт – республика икътисадының терәге”

- Кара алтын тармагы моңарчы да, бүген дә, киләчәктә дә республика икътисадының нигезе булачак. Дөрес, тулаем төбәк продукты күләме буенча Әлмәт 3 урында. Ләкин әһәмият, керткән өлеш һәм перспектива буенча сез фундамент, - диде Рөстәм Миннеханов бүген 2014 елгы эшчәнлек һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессия утырышында.

Ул шулай ук төбәкнең география һәм инфраструктура әзерлеге ягыннан инвесторларны җәлеп итәрлек булуын искәртте.

- Кичә инвесторлар белән узган очрашуда берәү нәкъ менә Әлмәтнең инвестицияләр кертү өчен ышанычлы булуын әйтте, -диде Президент. Ләкин бу тынычланырга җирлек түгел. Бигрәк тә бүгенге шартларда.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Көнбатыш партнерлар игълан иткән санкцияләр, кара алтын бәясе төшү, доллар курсы артып, сумга ышанычның кимүе, илне, шул исәптән республиканы катлаулы шартларга куйды. "Бу вәзгыятьтә җитештерү күләмен саклау, сыйфат ягына игътибар арттырып, көндәшлеккә сәләтле продукция һәм хезмәтләр җитештерү өстенлекле юнәлеш", -диде республика башлыгы. Ә көндәшлеккә сәләтле булуы өчен белем сыйфатын арттыру зарури. Мәгариф үсеше буенча Әлмәт беренче унлыкка керә. Әмма нефтьчеләр тәэмин иткән шартлар белән чагыштырганда белем дәрәҗәсе буенча Әлмәт калыша. Мисал өчен, күрше Бөгелмәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса