Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнехановның Президент булуына - 10 ел: Татарстан үсештә

ТР Президентының идарә итүен хөкүмәт дәвамчанлыгының яхшы үрнәге дип санарга була.

Соңгы ун ел Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле иҗат итү һәм үсеш еллары булды. Чөнки республика җитәкчеләре командасы әкренләп яңартыла, ә икътисади күрсәткечләр үсә бара.

Әлеге фикерне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җиткерде.

Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга арткан. Әгәр 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд сумга якын бәяләсәләр, 2020 елга планнарда әлеге саннар 270 млрд сум тәшкил итәчәк.

"Икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. Без 2010 елда старт алган һәм хәзер ирешкән күрсәткечләр узган 10 елның үсеш чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры вазифаларын башкарды.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса