Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кызлар тотрыклы социаль гарантияләргә ия булырга тиеш»

Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызлар тотрыклы социаль гарантияләргә ия булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

«Гаиләнең ышанычы булырга тиеш. Бигрәк тә хатын-кыз социаль яктан якланган булырга тиеш. Ул декретка киткәч, аның эш урыны сакланырга тиеш», - дип искәртте ул.

Россиядә һәм Татарстанда демография үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче күп кенә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аларны арттырырга кирәк, дип саный ул. Бу эштә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар ярдәмгә киләчәк.

Перинаталь үзәктә Рөстәм Миңнеханов өченче бала туган Муллахмәтовлар гаиләсен котлады.

Алия Муллахмәтова - балалар бакчасы тәрбиячесе. Беренче ике баласын ул дүртенче бала тудыру йортында тапкан, әмма өченче йөклелек вакытында йөрәге белән проблемалар булуы ачыкланган.

Аны Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенә җибәрәләр. Кечкенә Раян 9 февральдә туган. Татарстан Президенты гаиләне бу мөһим вакыйга белән котлады һәм сабыйга һәм әнисенә сәламәтлек теләде.

Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта ана капиталы программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталын беренче бала туу өчен алырга мөмкин. Ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү суммасы 616,6 мең сумга кадәр арттырылган, моннан тыш, ата-аналарның махсус гариза тапшырмыйча гына дәүләт сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Шулай ук Татарстан Республикасында  балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең үз чаралары кертелде. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә, дарулар сатып алу өчен өстәмә рәвештә субсидия һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирелә.

2018 елның 1 гыйнварыннан республикада авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. 25 яшькә кадәрге беренче бала туганда, аңа 50 мең сум түләнә, өченче һәм аннан соңгы бала туганда, 29 яшькә кадәрге ана 100 мең сум ала.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса