Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Илкүләм проектлар буенча барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк»

Татарстан илнең стратегик үсешенең 12 төп юнәлеше буенча милли проектларны гамәлгә ашыруда катнаша.

Татарстан икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча бурычларны үз вакытында үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Россия Президенты билгеләгән илкүләм проектлар буенча барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар икътисади үсеш темплары акрынаюга кадәр үк салынган иде. Шуңа күрә нинди катлаулы хәлдә булуыбыз турында фикер алышырга түгел, ә федераль коллегалар белән бу килешүләргә төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу эшне системалы рәвештә алып бару зарур. Беркем дә илкүләм проектларны гамәлдән чыгармады, без аларны тормышка ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән барлык бурычлар да үтәлергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә шулай ук хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге карарларны оператив рәвештә үтәү буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алышканнар. ТР Президенты ассызыклаганча, агымдагы вәзгыять барлык көчләрне һәм ресурсларны мобилизацияләүне таләп итә. "Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак

 

Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә 2019 елдан башлап Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса