Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы турында: «Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк»

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы тулысынча үтәләчәк. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк», -диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең ишегалды»  программа  буенча  республикада  юлларны, тротуарларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы 2020 елда  гамәлгә куелды. 

Аның кысаларында 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Әлеге программа биш елга исәпләнгән. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса