Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яңа LADA Granta лифтбекта Ирек мәйданыннан Казан Кремленә хәтле йөреп карады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Бу Андерссон безнең ил автосәнәгате үсеше мәсьәләләре һәм «АВТОВАЗ» ААҖ автомобильләренең яңа модельләре турында сөйләштеләр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов яңа модель - LADA Granta лифтбек рулендә Ирек мәйданыннан Казан Кремленең Спасс манарасына хәтле барды, аны сату Россиядә 2014 елның 15 маенда башланып киткән. Анда ТР Президенты журналистлар белән яңа LADA Granta турында фикерләре белән уртаклашты.

«Бүген Россия автомобильләре чит илнекеләрдән калышмый, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Базарда мондый яңа модель булганына мин шат». Машинаның бәясе турындагы сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов әлеге модель кыйбат булмаганын билгеләп узды.

«АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон үз чиратында хәбәр иткәнчә, бүген предприятие көненә 2200 авто җитештерә, шуның 600 - Рено Ниссан.

«Бүген без LADA Granta лифтбек автомобилен рекламалыйбыз, - дип әйтте журналистларга Бу Инге Андерссон. - Якын арада сез берничә яңа модель күрәчәксез. Киләсе ел сентябрь аенда без «Лада Веста» яңа модель сата башлыйбыз, башлангыч бәясе - 400 мең сум».

«АВТОВАЗ» ААҖ президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, «Татарстан - быелның баштагы биш аенда иң эре базарыбыз, шул арада без сезнең республикада 11 мең авто саттык».


ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса