Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына сайлауларда “Бердәм Россия” исемлеген җитәкләргә ризалык бирде

Казанның "Корстон" комплексында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде.

Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса