Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Һәр ветеран үзенең кайгыртылганлыгын тоярга тиеш”

Бу хакта республика башлыгы Министрлар Кабинетында Татарстанда 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ассызыклады.

Бу юлы утырышта "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында патриотик тәрбия һәм хәтер-мемориаль чараларын оештыру" ттурында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга нәкъ бер ел вакыт калганын искәртеп узды. Ул юбилей чараларына әзерлекнең оешкан

һәм калыплашкан төстә алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, соңгы елларда җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә сугыш ветераннарының социаль-икътисади хәлен яхшырту өстенлекле мәсьәлә булды."Ветераннарның торак шартларын яхшырту, аларга сыйфатлы медицина

хезмәте күрсәтү һәм дарулата тәэминат мәсьәләләренә соңгы елларда зур игътибар бирелде", - дип белдерде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса