Әлмәт таңнары

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "Алнас" заводының үсеш перспективалары турында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән очрашты.

Реклама


Очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "АЛНАС" заводының ("Әлмәт насос заводы") үсеш перспективалары турында сөйләштеләр. Әлеге завод - "Римера" компанияләр төркеме активы, ЧТПЗ (Чиләбе торба прокаты заводы) төркеменең нефть сервисы дивизионына керә.

Александр Федоров "Алнас" ААҖнең 2014 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белешмә бирде. Март нәтиҗәләре буенча, предприятие соңгы өч елда рекордлы җитештерү күрсәтте: 389 насос җыеп, продукция сату күләмен 270 млн. сумга җиткерде.

Очрашуда "Римера" төркеменең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, февраль аенда "Татнефть" ААҖ һәм "Римера" хезмәттәшлек турында беркетмә имзаладылар, ул яңа техника җитештерү, Татарстан нефтьчеләренә "Римера" предприятиеләре җитештергән продукция һәм хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән бердәм эшне билгели.

Рөстәм Миңнеханов компаниянең бөтен планнары да гамәлгә ашырылуына ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, республикага Әлмәттәге машина төзү заводының иминлеге мөһим, ул республиканың икътисадый потенциалында әһәмиятле роль уйный.

Александр Федоров ассызыклаганча, конструктив диалог булу бик мөһим. Ул алга таба да социаль-икътисадый проектларны уңышлы гамәлгә ашыру дәвам итүендә ышанычын белдерде. "Пилот проект буларак "Алнас"та кертелә торган хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча ТР Сәнәгать министрлыгы белән уртак программа инде уңай нәтиҗәләр күрсәтә. "Алнас" хезмәт җитештерүчәнлегенең даими үсешен күрсәтә. Беренче кварталда әлеге күрсәткеч, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 64%ка артты. "Татарстан киләчәге көллияте" төзелеше гөрләп бара. Әлеге проект дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында ТР Мәгариф министрлыгы белән гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Әлмәт профессиональ көллиятенең 100 студенты Белем бирү үзәгендә укый. Мондый проектларны гамәлгә ашыру - ике якка да файдалы һәм алга таба ЧТПЗ КТ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә перспективалар ача", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: