Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Казан кафедраль соборында булды

Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында республика башлыгы кафедраль соборда булды. Президентка епархия идарәсенең яңа бинасы проектын да күрсәттеләр.

Ике катлы бинаны Казан кафедраль соборы янына урнаштыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов яңа бина төзү турында идеяне хуплады, проектны контрольдә тотуны "Татнефть" генераль директоры Наил Магановка йөкләде .

- Проект яхшы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Профессиональ подрядчыны билгеләп, тантаналы рәвештә нигезенә таш салырга һәм ел ахырына кадәр бинаны төзеп тапшырырга кирәк. Объект зур түгел, бу эшне башкарып чыгып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса