Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" XVI чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Халыкара дәрәҗәдәге чарага бер ел калды, без аны тиешенчә уздырырга тиеш, дип әйтте утырышның башында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республиканың мондый спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар, бу системалы эш итүне таләп итә. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты - спорт дөньясында әһәмиятле вакыйга, 2015 елда катнашучы илләр саны Казандагы 2013 елгы Универсиадагы илләр саныннан артыр дип көтелә, дип искәртте Татарстан Президенты. Медальләр саны буенча әлеге чемпионат җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыннан соң икенче урында.

Республикада 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча 13 эш төркеме оештырылды - әлеге төркемнәр мобиль элемтә, объектларның энергия иминлеген, тукландыру һәм клиент төркемнәрен урнаштыру, медицина тәэминаты һәм санитар-эпидемиология иминлеген һәм башкаларны тәэмин итәчәкләр.

2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү барышы турында "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АКБО җитәкчесе Азат Кадыров хәбәр итте. Ул, аерым алганда, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты 2015 елның 24 июленнән 9 августка хәтле, ә "Мастерс" турниры 2015 елның 5-16 августларында узачагын искәртте. "Мастерс" - бу яшь ягыннан категорияләр киселешендә су спорт төрләре буенча спортчылар ярышлары, анда Олимпия уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар, дөнья чемпионнары, континенталь чемпионнар катнаша. "Мастерс"ка 14 яшь буенча категориядәге 100-110 илдән 5-6 мең спортчы килер дип көтелә.

Спорт объектларны әзерләү турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Казан башкарма комитеты башлыгы Денс Калинкин клиент төркемнәрен чемпионатлар кысаларында урнаштыру һәм тукландыру мәсьәләләре турында сөйләде. FINA әгъзаларын, спортчыларны, кунакларны һәм җанатарларны, волонтерларны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен отельләрдә урнаштырачаклар. Спортчыларны исә Универсиада Авылында көтәләр. Чемпионат алдыннан номер фондын броньлау процедурасы каралган.
Спортчыларны, җанатарларны һәм кунакларны тукландыруны оештыру өчен, Универсиада Авылындагы ХМҮ, спорт объектларында туклану пунктлары, шулай ук мобиль сәүдә фургоннарын куллану каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса