Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing тамашасында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing тамашасын карады. Атаклы автоспортчылар катнашындагы чара Казан Кремле янында меңләгән тамашачы җыйды.

Татарстан Президенты мотофристайл, автокаскадерлар, узышчылар осталарының чыгышларын карады. Узышу трегына әйләндерелгән мәйданда күрсәтмә узышуларда "КАМАЗ-Мастер" командасы машиналары һәм "Формула-1" болидлары старт алдылар.

Рөстәм Миңнеханов боксларда булды, анда ул пилотлар белән аралашты. Аерым алганда, инглиз каскадеры Терри Грант, "Формула-1"нең Россия пилоты Виталий Петров, "КАМАЗ-Мастер" командасы узышчысы Эдуард Николаев белән аралашты. Татарстан Президенты Catherham командасының "Формула-1" болидына утырып карады. Пилотлар Рөстәм Миңнехановка үз узышу техникаларын күрсәттеләр һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250