Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов гражданнар өчен спорт объектларына кереп йөрү мөмкинлеген тәэмин итү чараларын күрергә кушты

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәтендәге җаваплы затларга гражданнар өчен спорт объектларына кереп йөрү мөмкинлеген тәэмин итү ситуациясен хәл итәргә кушты.

Ул Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге универсиададан соң федераль буйсынудагы мәгариф структураларына тапшырылган спорт объектларына һәм спорт комплексларына аеруча игътибар итәргә өндәде.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 21 июль көнне, Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә югары уку йортларыныкы булган кайбер спорт объектларына керү мөмкинлеге булмау турында гражданнардан шикаятьләр керү хакында мәгълүмат яңгырады. Казан мэриясе белешмәләренә караганда, «антилидерлар» арасында - «Тулпар» Казан дәүләт аграр университеты һәм «Буревестник» Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе спорт комплекслары.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, югары уку йортлары спорт объектларын Казан шәһәрендәге җәйге универсиададан мирас буларак кабул итеп алды. Мондый карар югары уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, студентларга уңайлы шартларда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен чыгарылган иде. Шәһәр кешеләре мәнфәгатьләрен дә онытырга ярамый, дип саный Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әлеге ситуацияне хәл итү өчен чаралар күрергә, аерым алганда, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен гражданнарның спорт объектларына кереп йөри алуын тәэмин итәргә кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса