Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: "922 елда ислам кабул итү татар халкының һәм дәүләтчелегенең киләчәк үсешен хәл иткән"

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

"922 елда булган бу тарихи вакыйга татар халкының һәм дәүләтчелегенең киләчәк үсешен хәл иткән. Борынгы болгар бабаларыбызның исламны кабул итүе гаять киң Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч биргән, безне бөек ислам цивилизациясенең аерылмас өлешенә әйләндергән.

Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды эшчәнлеге һәм гади татарстанлылар ярдәме белән аякка басып баручы рухи хәзинәбез - Бөек Болгар аеруча игътибарга лаек. Күз алдында ул илдә генә түгел, ә бар дөньяга танылган изге урынга һәм туристик үзәккә әйләнеп килә," - диелә Татарстан Президенты котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса