Әлмәт таңнары

Рәссам үз фатирында 194 куак киндер үстергән

Ул идәнгә 17 вентилятор урнаштырган, тәрәзәләрен фольга белән каплаган, үсемлек үрчетүне китаплардан өйрәнгән, көндәлек тә алып барган.

Ике бүлмәле фатирда 44 яшьлек ир-ат нарколаборатория оештырган. Интернеттан сатып алган 4 бөртек киндер орлыгыннан 194 куак үстерүгә ирешкән. Бу эш белән 2006 елдан башлап шөгыльләнгән рәссам киндердән марихуана табуның үз алымын да булдырган һәм аны сату юлларын да җайга салган.

Берничә ай дәвамында наркоконтроль хезмәткәрләре аны тоткарлау өчен фактлар туплаган, даими клиентлар чылбырын өйрәнгән. 2014 елның июнендә товар сатып, 10 мең сум акча алганда ул кулга алынган. Шул ук көнне аның фатирында уздырылган тикшерү киндернең залда, олы шкаф секцияләрендә үсүен күрсәткән. Рәссам үсемлекне үрчетү технологиясен китаплардан укып өйрәнгән.

Реклама

Эчемлек әзерли торган лаборатория тәүлек әйләнәсенә эшләгән һәм һәр адымын ир махсус көндәлегенә теркәп барган. Рәссамның ярдәмчеләре булмаган, "бизнес"ны ул үзе генә җәелдергән.

Чаллыда яшәүче бу ир "өлгергән" киндерне киптереп, пакетларга тутырган, ә наркотикны урамда, машинада сата торган булган.

Тикшерү барышында аның фатирында әле кибәргә дә өлгермәгән 27 капчык үсемлек табып алынган. Аның авырлыгы 29620 гр. тәшкил итә. Моннан тыш, 9444,35 гр эчемлек үлчәргә дип әзерләнгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: