Рәшәткә артындагылар агуланган
Прокуратура Казандагы 19 нчы колониядә җиде хөкем ителүченең агулануы турында мәгълүматны тикшерәчәк.
Казанның хокукый яклау үзәге юристлары колониядә ЧП хакында чаң сукканнар. Ашханәдә тукланганнан соң җиде хөкем ителүченең сәламәтлекләре начарайган.
ТР прокуроры Илдус Нафиков мәгълүмат расланган очракта гаеплеләр җәзага тартылачак дип ышандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа