Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Розага ярдәм итик!

Әлмәтле Роза Фәтхиевага сезнең һәм безнең ярдәм кирәк.

Аның өчен бары тик бүген яшьләр үзәгендә уздырылачак хәйрия концертына килергә кирәк. Өч бала анасында яз көне метастазалы меланома диагнозы куела. Безнең табиблар аны химия терапиясе белән дәваларга тәкъдим итә, әмма ул авыруның хәлен җиңеләйтми. Шулай да Розага ярдәм итә алырдай дару бар икән, аның квота буенча каралмаган булуы гына аяк чала. Даруның бәясе бик кыйммәт: атналык курс 115300 сум тәшкил итә. Аны сатып алуны гаилә үзе генә күтәрә алмый. Розага әле 39 яшь кенә. Олы улына 15, уртанчы кызына 8, кече улына 5 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса