Әлмәт таңнары

“Россиянең зөбәрҗәт кәләше” Әлмәттә яши

Россиянең кәләшләр фестивале "Бриллиант кәләш-2014" 12 майда Красноярск шәһәрендә узды.

Реклама

Бәйгедә Татарстаннан Әлмәт кызы Гүзәл Минаҗева катнашты, ул "Татарстанның көмеш кәләше-2013" титулына ия булган иде.

Кәләшләр фестивале - гомумроссия конкурсы, анда үткән елда кияүгә чыккан кызлар катнаша.

Быел конкурсның финалында Әлмәт, Анапа, Томск, Пермь, Калининград, Абакан, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Красноярск, Железногорск һәм Ачинск кәләшләре катнашты. Конкурс опера һәм балет театрында үтте.

Кәләшләргә ярышта иң якын кешеләре - ирләре ярдәм итте. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, ирләренә мәхәббәт аңлаттылар. Ирләре үз чиратларында аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Бриллиант кәләш Новосибирскиныкы булды, Алтын кәләш Төмәннән, Көмеш кәләш Калининградтан. Әлмәт гүзәле Гүзәл Минаҗева "Россиянең зөбәрҗәт кәләше-2014" титулына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: