Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиянең танылган язучылары Әлмәт балалары белән очрашты

Бүген шәһәр паркында "Глаголица" исеме астында әдәби әсәрләр уку бәйрәме булып узды.

Әлеге чара башкалабыз Казанның "Счастливые истории" балаларга теләктәшлек белдерүче хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Матур әдәбият кичәсендә балалар Россиянең танылган язучылары Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм тәнкыйтьче Ксения Молдовская белән очрашты. Бәйрәмдә викториналар, Казан һәм Әлмәтнең иң яхшы актерлары белән мастер-класслар узды. Ә калабызның баш архитекторы Алмаз Идрисов балалар белән рәсем ясу серләрен уртаклашты.
Бәйрәм "Глаголица" да актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса