Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиягә Мисырдан соңгы туристлар 30 ноябрьдә кайтачак

РФ транспорт министры сүзләренчә, Гарәп Республикасында 2,5 меңнән кимрәк россияле кала.

Россия транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Мисырдан Россиягә 2,5 мең туристны кайтарасы калган. Әлеге илдән соңгы рейс 30 ноябрь көнне кайтачак, дип яза чәршәмбе көнне "Коммерсант" газетасы.

"Безнең мәгълүматлар буенча, Мисырда 2,5 меңнән кимрәк кеше кала, алар турлары һәм юлламалары тәмамлануга карап, якын арада кайтарылачак. Хәзергә Мисырдан 90 меңгә якын россияле әйләнеп кайтты", - дип билгеләп үткән министр.

Транспорт министры ассызыклаганча, әлегә Россия авиациясе Мисырдан тыш башка илләргә очышларын чикләү мәсьәләсен карамый.

(«Татар-информ»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса