Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә сабыйлар исәбен алырга мөмкиннәр

РФ Парламентының түбән палатасы депутаты Роман Худяков (ЛДПР) Россия юстиция министры Александр Коновалов һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин исеменә мөрәҗәгать юллады: анда ул ведомство башлыкларыннан бөтен Россия дәрәҗәсендә 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан теркәлгән сабыйларның исәбен алуны оештыруларын сорый.

Депутат фикеренчә, бу хакимияткә ана капиталы белән манипуляцияләргә бәйле чынбарлыктагы хәлне ачыкларга, мошенниклык схемаларын ачарга, халыкның үсешен билгеләргә һәм булмаган балаларына ана капиталы алучы затларны җинаять җаваплылыгына тартырга ярдәм итәчәк.

"Известия"гә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, ведомство мошенникларның ана капиталы белән идарә итүен чикләү буенча чаралар куллануны дәвам итә. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, 2013 нче елда 785 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән һәм якынча 700 мең гаилә әлеге акчаларны файдаланган инде.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мошенниклык рискларын киметү максатыннан законнарны камилләштерә. 2013 нче елда "Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы ФЗга үзгәрешләр кабул ителде.

Юстиция министрлыгының медицина учреждениесендә тумаган балаларны теркәү турындагы закон проектында әйтелгәнчә, министрлык һәм ЗАГС органнары мәгълүматы буенча, мошенниклык очраклары Әстерхан, Новосибирск, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә теркәлгән.

Бала ялган белешмә буенча теркәлә, аны медицина учреждениесе генә түгел, ә медицина эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр дә бирә ала. Сертификатны акчага әйләндерү өчен фиктив ремонт яки фиктив ипотека һ.б. оештырырга мөмкин.

2013 нче елда, Росстат мәгълүматы буенча, бик күп еллар дәвамында туучылар саны үлүчеләр саныннан беренче тапкыр артты. Россиядә табигый миграциядән тыш үсеш 24 мең кеше булды. 2014 нче елның агымдагы статистикасы исә башкача: гыйнвар-апрельдә илдә халыкның табигый кимүе 28 меңнән артып киткән булган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса