Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә пенсияләр инфляциягә караганда тизрәк арта

Быелның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр пенсияләр 4,2 процентка арткан, 2017 елның октябренә инфляция дәрәҗәсе 2,7 процентны тәшкил иткән.

Россиядә пенсияләр инфляциягә караганда тизрәк арта, дип яза «Известия» Хисап палатасы материалларына сылтама ясап.

Ведомство китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, быелның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр пенсияләр 4,2 процентка арткан. Россия Үзәк банкы мәгълүматлары буенча, 2017 елның октябренә инфляция дәрәҗәсе 2,7 процент тәшкил иткән.

Быел пенсионерлар керемнәре арткан бердәнбер социаль төркем булды, дип саныйлар Хисап палатасында.

Инфляциянең акрынаюы һәм Россия валютасының ныгуы, шулай ук нефтькә бәяләрнең артуы ил икътисадына уңай йогынты ясады, диде «Солид Менеджмент» идарәче компаниясенең агентлык челтәрен үстерү директоры Сергей Звенигородский.

«Шунлыктан Хөкүмәт пенсионерлар алдындагы бурычын тулы күләмдә үтәвен дәвам итә», - дип искәртте ул.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса