Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә чит ил презервативларын сатуны тыярга мөмкиннәр

Монардан тыш тыюлар башка илдә җитештерелгән бинт, култык таягына да кертелергә мөмкин.

Бу хакта Россиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы проект әзерләгән. Дәүләт күмәртәләп сатып алу максатыннан чит илдә җитештерелгән аерым төр медицина эшләнмәләренә чикләүләр кертү турындагы документ Әрмәнстан, Белоруссия һәм Казахстанда җитештергән әйберләргә кагылмаячак икән. Әгәр дә законны кабул итсәләр, Россия сәлмәтлек саклау учреждениеләрендә антисептиклар, салфеткалар, бинтлар, яра бәйләү өчен кирәкле материаллар, култык һәм кул таяклары, балалар өчен ортопедик аяк киемнәре, күкрәк протезлары, УЗИ-сканерлар, стерилизатор һәм дефибрилляторлар, хирургия инструментларының бары тик илебездә җитештерелгәннәрен генә кулланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса