Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 20,9 млн. га сөрүлек җирләре файдаланылмый

Россиядә 20,86 млн. га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр файдаланылмый, шулардан 8,62 млн. га җирнең 10 елдан артык хуҗасы да юк.

Сөрүлекләрдән нәтиҗәле файдалануны хуплап 383 Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты тавыш бирде, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 325474-6 номерлы Федераль закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Дәүләт Думасының 383 депутаты әлеге закон проектын хуплап тавыш бирде. Мондый карар өчен депутатлар арасыннан каршы тавыш бирүчеләр дә, тоткарланучылар да булмады.

Документ авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгарылган һәм озак вакытлар бөтенләй файдаланылмаган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата Россельхознадзорның дәүләт күзәтчелеге буенча вәкаләтләрен билгели. Россельхознадзорга буш тора торган сөрүлекләр хуҗаларына штраф салу хокукы бирелә. Административ җәза күләме дә үзгәрә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир сәясәте, мөлкәти мөнәсәбәтләр һәм дәүләт милке департаментында билгеләнеп үткәнчә, әлеге закон проекты авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдаланмаган өчен җаваплылыкны көчәйтү зарурлыгыннан чыгып эшләнде. Файдаланылмаган җирләргә карата Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан йөкләмә бирелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстанда әйләнештән чыгарылган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр күбрәк Казан тирәсендә. Шулай ук республика районнарында да мондый җир кишәрлекләре юк түгел.

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/262045.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса